+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 апрель 2022, 16:55

Путин “Үлемсез полк”та катнашачакмы?

Кремльдә бу сорауга ачыклык керттеләр.

Путин “Үлемсез полк”та катнашачакмы?
Путин “Үлемсез полк”та катнашачакмы?

Русия Президенты Владимир Путин быел “Үлемсез полк” акциясендә катнашуы турында әлегә берни дә әйтмәгән. Бу сорауга Кремль вәкиле Дмитрий Песков шулай дип җавап биргән, дип яза “ТАСС”.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре бу уңайдан әлегә берни дә әйтә алмавын белдерде, чөнки акциянең офлайн-форматы турында пәнҗешәмбе, 14 апрельдә генә игълан ителде.

Элегрәк “Үлемсез полк”ның агымдагы елда урамда халык катнашлыгында узачагы билгеле булды. Акцияне оештыручылар аны 9 майда Русия шәһәрләренең үзәк урамнарында традицион йөреш рәвешендә үткәрергә карар кылды.

Узган елда “Үлемсез полк” акциясен илдә гамәлдә булган эпидемиологик чикләүләр сәбәпле үткәрә алмадылар. Ул бары тик Интернетта дистанцион форматта гына узды.

 

Фото: utv.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: