+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 апрель 2022, 12:32

"Төбәкләргә газ үткәрүне тизләтергә кирәк"

Русия Презиңенты Владимир Путин нефть-газ тармагындагы агымдагы хәлләр турындагы киңәшмәдә катнашты.

"Төбәкләргә газ үткәрүне тизләтергә кирәк"
"Төбәкләргә газ үткәрүне тизләтергә кирәк"

Русия төбәкләренә газ кертү программасын киңәйтү - 2050 елга кадәр Русиянең булачак энергетика стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, ул бу елның 15 сентябренә кадәр расланырга тиеш, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин нефть-газ тармагындагы агымдагы хәлләр турындагы киңәшмәдә.

"Русия төбәкләренә газ кертү программасын киңәйтергә кирәк. Аны Русия Федерациясе субъектларының, торак пунктларның һәм йорт биләмәләренең максималь микъдарына тарату өчен гамәлгә ашыру алымнарын шулай үзгәртү зарур. Бурыч тулысынча конкрет, мөмкин булган бөтен җирдә газ - я торбаүткәргеч, я сыекландырылган - кулланучыга барып җитәргә тиеш ", - дип белдерде дәүләт башлыгы.

Гыйнварда вице-премьер Александр Новак хәбәр иткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Русиягә газ кертү дәрәҗәсе 72 процент тәшкил иткән. Газ 85 төбәкнең 78ендә бар; 48 мең торак пунктта 43 миллион фатирга һәм йорт биләмәсенә газ кертелгән, дип ачыклык кертте Новак.

Фото: rtvi.com

#владимирпутин

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: