+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2022, 14:48

Сибайга яңа җитәкче сайланды

Бүген Сибайга эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр округы Советы утырышында катнашты.

Сибайга яңа җитәкче сайланды
Сибайга яңа җитәкче сайланды

Шәһәр Советы депутатлары Рөстәм Афзаловның муниципалитет башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы өчен тавыш бирде. Ул вазыйфаларны башкаруны моңарчы Сибай хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Гүзәл Ишемгуловага йөкләделәр.

Төбәк җитәкчесе Рөстәм Афзаловка шәһәр мэры вазыйфасында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, аның идарә итү сыйфатларына республика дәрәҗәсендә ихтыяҗ булачак.

— Ил һәм республика алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен без, идарә көчләрен туплап, эшне яңа сыйфатлы дәрәҗәдә оештырабыз, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Рөстәм Әхмәтгәрәй улы дәүләт өлкәсендә җитди эш мәктәбен узды, муниципалитет башлыгы вазыйфасында күп нәрсә эшләде. Шуңа күрә без аны яңа эшкә чакыру турында карар кабул иттек.

Төбәк җитәкчесе, соңгы елларда Сибай динамик рәвештә үсеште, дип өстәде. Шәһәрдә яңа сәнәгать һәм социаль объектлар барлыкка килде. Республика алга таба да шәһәрнең инфраструктурасын ныгытуга ярдәм итәчәк.

— Сибай, чын мәгънәсендә, Урал аръягы башкаласы булып санала, - дип билгеләде Радий Хәбиров. — Халык белән бергә без предприятиеләр һәм учреждениеләрне, транспорт инфраструктурасын, җәмәгать киңлекләрен, социаль инициативаларны үстерү буенча җитди планнарны гамәлгә ашырабыз. Ышанам, хакимиятнең яңа башлыгы шәһәр халкы ярдәме белән бу эшне дәвам итәчәк.

Рөстәм Афзалов, үз чиратында, Сибай халкына муниципалитет белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде. "Шушы чорда без бик күп нәрсәләр эшләдек, — диде Рөстәм Афзалов. — Бездә көчле депутатлар корпусы формалашты. Сибай халкы зур ярдәм күрсәтә. Һәм, әлбәттә, республика җитәкчелегенә шәһәрне үстерүнең актуаль мәсьәләләренә игътибарлары өчен зур рәхмәт".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: