+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2022, 11:55

Владимир Путин Иминлек советы киңәшмәсен үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырды.

Владимир Путин Иминлек советы киңәшмәсен үткәрде
Владимир Путин Иминлек советы киңәшмәсен үткәрде
Киңәшмәдә, агымдагы актуаль мәсьәләләрдән тыш, план тәртибендә Русиянең гуманитар сәясәте концепциясе каралды.

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: