-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель 2022, 15:31

Яңа вазыйфага билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары итеп Азат Бадранов тәгаенләнде.

Яңа вазыйфага билгеләнде
Яңа вазыйфага билгеләнде

Белешмә: Бадранов Азат Шамил улы 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын һәм Русия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлаган.

2010 елда – Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре ансамбле юрисконсульты.
2013-14 елларда — Русия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе.
2014 елда — Мәскәү өлкәсе Одинцово муниципаль районы Голицыно шәһәр хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм җирдән файдалану бүлегенең әйдәүче эксперты.
2015-18 елларда — Русия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының сәяси хокукларны һәм вөҗдан иреген яклау бүлеге баш белгече-эксперты.
2018-20 елларда - Башкортстан Республикасы Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары; идарә җитәкчесе урынбасары һәм сәяси планлаштыру һәм проектлау бүлеге мөдире; идарә башлыгы.
2020-22 елларда — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: