Украинадагы вакыйгалар темасы «Русия — мөмкинлекләр иле» платформасының Күзәтчелек советы утырышында кузгатылды.
Президент әйткәнчә, хәрби операциянең максаты - Донбасста яшәүче кешеләргә ярдәм итү.
"Бу сигез ел дәвамында анда бомбалар, артиллерия утына тоту һәм хәрби операцияләр дәвам итте. Һәм, әлбәттә, кешеләргә бик авыр булды. Кырым, Севастопольдә кешеләрнең тормышы башкачарак барды - бу аңлашыла. Тик Донбасста, шул исәптән Луганск Халык Республикасында, булган фаҗига Русияне бу хәрби операцияне башларга мәҗбүр итте. Барыннан да элек, бу операциянең максаты - Донбасста яшәүче кешеләргә ярдәм итү", - диде Президент.
Фото: ТАСС