-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 апрель 2022, 10:15

Төркия Путин белән Зеленскийның очрашуы турында ни уйлый?

Әнкара Русия Президенты Владимир Путинның һәм Украина лидеры Владимир Зеленскийның якын арада очрашуына өметләнә, дип белдерде Төркиянең чит ил эшләре министры Мәүлет Чавушоглу, дип хәбәр итә РИА Новости.  

Төркия Путин белән Зеленскийның очрашуы турында ни уйлый?
Төркия Путин белән Зеленскийның очрашуы турында ни уйлый?

Ул билгеләп үткәнчә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган якын көннәрдә үзенең Русия коллегасы Путин белән сөйләшергә ниятли. Төркия башлыгы Мәскәү һәм Киев белән «актив элемтәдә», дип билгели министр.
Чавушоглу Русия һәм Украина җитәкчелегенең очрашуы турында фикерен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Эрдоган бу вакыйгага ирешергә һәм моның мөмкин кадәр тизрәк булуын тели.
"Төркиядә Путин һәм Зеленскийның очрашу вакыты турында сөйләү кыен, әмма Әнкара бу тиздән булыр дип өметләнә", — дип ассызыклый чит ил эшләре министры.

Фото: Kremlin Pool / Global Look Press

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: