+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 апрель 2022, 13:00

Урындагы үзидарә – халыкка иң якын власть

Русиядә 2013 елдан башлап 21 апрельдә Урындагы үзидарә көне билгеләп үтелә. Русия Президентының 2012 елның 10 июнендәге указында әйтелгәнчә, яңа дата календарьга “урындагы үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатларында” кертелде. Урындагы үзидарә – кешегә якын торучы, халык ихтыяҗларын якыннан белүче власть структурасы ул. Аларга халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча сәясәтне гамәлгә ашыру бурычы йөкләтелгән.

Урындагы үзидарә – халыкка иң якын власть
Урындагы үзидарә – халыкка иң якын власть

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың урындагы үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Бүген республикада бу искиткеч бәйрәмне 20 мең муниципаль хезмәткәр, депутатлар, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре билгеләп үтә.

Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз, ышанычлылыгыгыз һәм эчкерсез патриотизмыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез үзегезгә ышанып тапшырылган муниципалитетлар тормышының барлык якларын үстерүгә, республиканың икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытуга зур өлеш кертәсез. Сезнең үҗәтлегегез, муниципаль хезмәткә тугрылыгыгыз, инициативагыз күп кенә мөһим проектларны алга этәрергә, район һәм шәһәр халкын борчыган проблемаларны хәл итәргә, тормышны яхшырак, матуррак, кызыклырак итәргә ярдәм итә.

Сез үзегезнең шәхси үрнәгегез, хезмәт сөючәнлегегез һәм кешеләр турында кайгыртучанлыгыгыз белән хөрмәт һәм югары абруй казандыгыз.

Теләсә нинди кыенлыкларга һәм сынауларга без бердәмлек һәм компетентлык белән җавап бирәбез. Бергәләп грамоталы планлаштырырга, акчаларны һәм ресурсларны дөрес бүләргә, эшнең барлык этапларын төгәл оештырырга һәм контрольдә тотарга өйрәнәбез. Без ил тормышында әлеге катлаулы этапны уңышлы үтәрбез, тиешле нәтиҗәгә ирешербез дип ышанам.

Алга барачакбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!”

Урындагы үзидарә көнендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XII съезды үтте. Съезд уникаль мәйданчык булып тора, анда урындагы үзидарә өлкәсендәге иң мөһим бурычлар: гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, халыкның социаль һәм икътисади хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру максатларында урындагы үзидарә органнары тарафыннан кабул ителә торган карарларның сыйфатын күтәрү мәсьәләләре карала.
Чарада муниципалитетлар, федераль һәм республика дәүләт власте органнары вәкилләре -- делегатлар катнашты. Алар уңай тәҗрибә белән уртаклашты, муниципалитетлар эшенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

“Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе эшчәнлеге турында идарә рәисе, Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров чыгыш ясады. Былтыр башкарма аппарат тарафыннан Совет идарәсенең 6 утырышы әзерләнгән һәм уздырылган, аларда урындагы үзидарә органнары һәм Совет өчен актуаль 16 мәсьәлә каралган. Гадәттәгечә, әлеге утырышларда республика дәүләт власте органнары вәкилләре катнашкан. Һәр бергәләп тикшерелә торган мәсьәлә буенча Советка, урындагы үзидарә органнарына һәм дәүләт властеның республика органнарына карата карарлар һәм тәкъдимнәр чыгарылган.

Моннан тыш, урындагы үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча кичә шәһәр һәм авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында “түгәрәк өстәл” форматында секцияләр утырышы узды.

Төштән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында съездның пленар утырышы үтте. Муниципаль хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре һәм “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” еллык конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: