-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 апрель 2022, 11:20

Урындагы үзидарә – халыкка иң якын власть

Уфада “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең XII съезды үтте.Русиядә 2013 елдан башлап 21 апрельдә Урындагы үзи­дарә көне билгеләп үтелә. Русия Президентының 2012 елның 10 июнендәге указында әйтелгәнчә, яңа дата календарьга “урындагы үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатларында” кертелде. Урындагы үзидарә – кешегә якын торучы, халык их­тыяҗларын якыннан белүче власть структурасы ул. Аларга халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча сәясәтне гамәлгә ашыру бурычы йөкләтелгән.

Урындагы үзидарә – халыкка иң якын власть
Урындагы үзидарә – халыкка иң якын власть
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың урындагы үзидарә хезмәткәрләрен һөнә­ри бәйрәмнәре белән котлады.

“Бүген безнең республикада бу искиткеч бәйрәмне 20 мең муниципаль хезмәткәр, депутатлар, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре билгеләп үтә.

Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз, ышанычлылыгыгыз һәм эчкерсез патриотизмыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез үзегезгә ышанып тапшырыл­ган муниципалитетлар тормы­шының барлык якларын үстерүгә, республиканың икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытуга зур өлеш кертәсез. Сезнең үҗәтлеге­гез, муниципаль хезмәткә тугрылыгыгыз, инициатива күр­сәтү­егез күп кенә мөһим проект­ларны алга этәрергә, район һәм шәһәр халкын борчыган проблемаларны хәл итәргә, тормышны яхшырак, матуррак, кызыклырак итәргә ярдәм итә.

Сез үзегезнең шәхси үрнәге­гез, хезмәт сөючәнлегегез һәм кешеләр турында кайгыртучанлыгыгыз белән хөрмәт һәм югары абруй казандыгыз.

Теләсә нинди кыенлыкларга һәм сынауларга без бердәмлек һәм компетентлык белән җавап бирәбез. Бергәләп грамоталы планлаштырырга, акчаларны һәм ресурсларны дөрес бүләргә, эшнең барлык этапларын төгәл оештырырга һәм контрольдә тотарга өй­рә­нәбез. Без ил тормышында әле­ге катлаулы этапны уңышлы үтәр­без, тиешле нәтиҗә­гә ирешербез дип ышанам.

Алга барачакбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!” – диелә республика Башлыгы котлавында.

Урындагы үзидарә көнендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең XII съезды үтте.
Чарада муниципалитетлар, федераль һәм республика дәүләт власте органнары вәкилләре — делегатлар катнашты. Алар уңай тәҗрибә белән уртаклашты, муниципалитетлар эшенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

“Башкортостан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе эшчәнлеге турында идарә рәисе, Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров чыгыш ясады. Былтыр башкарма аппарат тарафыннан Совет идарә­сенең 6 утырышы әзерлән­гән һәм уздырылган, аларда урындагы үзидарә органнары һәм Совет өчен актуаль 16 мәсьәлә каралган. Һәр мәсьәлә буенча Советка, урындагы үзидарә органнарына һәм дәүләт властеның республика органнарына карата карарлар һәм тәкъ­димнәр чыгарылган.

Кичә, шулай ук, урындагы үзи-да­­рәнең актуаль мәсьәләләре буенча шәһәр һәм авыл билә­мәләре башлыклары катнашлыгында “тү­гәрәк өстәл” форматында секция­­ләр утырышы узды.

Төштән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында съездның пленар утырышы үтте. Муниципаль хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре һәм “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” еллык конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: