+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 апрель 2022, 18:25

Радий Хәбиров Саха (Якутия) Хөкүмәте Рәисе белән очрашты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты. Яклар икътисадта төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары турында фикер алышты.

Радий Хәбиров Саха (Якутия) Хөкүмәте Рәисе белән очрашты
Радий Хәбиров Саха (Якутия) Хөкүмәте Рәисе белән очрашты

Радий Хәбиров Андрей Тарасенко йөзендә Якутиядә яшәүчеләрне Русия составында автономияле республика төзелүгә 100 ел тулу белән котлады, ул өч көннән билгеләп үтеләчәк.

- Өч ел элек без Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттек. Башкортстан Русия тарихында шундый статус алган беренче төбәк булды, - диде Радий Хәбиров. - Һәм бүген без икътисадта лидерлык сыйфатларыбызны үстерүне дәвам итәбез. Башкортстан элек-электән үзенең нефть химиясе белән дан тоткан. Хәзер без яңа тармакларны үстерүгә басым ясыйбыз - Русиядә беренче җиһаз кластеры булдырдык, заманча технопарклар төзибез, биш алгарышлы территория үстерәбез, яңа резидентлар белән «Алга» махсус икътисади зонасын актив тулыландырабыз.

Очрашуда терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерү перспективалары, агросәнәгать җитештерүендә тәҗрибә алмашу каралды.

- Башкортстанның авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсендәге соңгы казанышлары бик кызыклы, - диде Андрей Тарасенко. - Без үз республикабызда төбәкнең социаль-икътисади үсешенең иң яхшы проектларын кулланырга әзер. Без сезнең индустриядә һәм агропромда алдынгы тәҗрибәгезне өйрәнәбез. Безнең республикалар арасында уртаклыклар күп. Шуңа күрә Якутия өчен Башкортстан белән сәүдә-икътисади мәсьәләләрдә багланышлар линиясен төзү бик мөһим.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: