+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 апрель 2022, 19:45

Владимир Путин тагын бер указга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин ДХР һәм ЛХРга командировкага җибәрелгән кешеләр, шулай ук аларның туганнары өчен түләү турындагы указга кул куйды.

Владимир Путин тагын бер указга кул куйды
Владимир Путин тагын бер указга кул куйды
Һәлак булган очракта түләү - 5, яраланган очракта 3 миллион сум тәшкил итәчәк. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми порталы сайтында урнаштырылган.

Элегрәк Владимир Путин Донбасста, яки "Украинаның азат ителгән территорияләрендә" яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына 10 мең сум күләмендә түләү турындагы указга кул куйган иде.

24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Украинада хәрби махсус операция үткәрү турында карар кабул итүен белдерде.

Операциянең максатын дәүләт башлыгы «сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллауга, геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау» дип атады. Операцияне үткәрү турындагы карар АКШ һәм аларның союздашлары тарафыннан Русиягә каршы яңа санкцияләрнең сәбәбе булды.

Фото: reuters

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: