12 апрельдә узган югары дәрәҗәдәге Русия-Беларусь сөйләшүләрен дәвам итеп, ике яклы көн тәртибе һәм союз төзелешен алга этәрүнең кайбер мәсьәләләре каралды.
Евразия киңлегендә интеграцион берләшмәләр кысаларында багланышларның аерым аспектлары, шул исәптән алдагы очрашуына әзерлек белән бәйле рәвештә оешмага керүче дәүләтләр лидерларының күмәк иминлек турындагы килешүе мәсьәләсе тикшерелде.
Шулай ук Донбассны яклау буенча алып барылучы махсус хәрби операция контекстындагы хәл каралды.
Русия-Беларусь партнерлык һәм союздашлык мөнәсәбәтләрен алга таба да ныгытуга икеяклы теләктәшлек күрсәтелде.
Фото: kremlin.ru