+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 Май 2022, 10:55

Владимир Путин ДНР халкын Республика көне белән котлады

Донецк Халык Республикасы беренче тапкыр Русия тарафыннан танылган суверен дәүләт статусында бәйрәмен билгеләп үтә. Ил гражданнарын Русия Президенты Владимир Путин котлады. Сугыш чоры шартлары аркасында сигез ел бәйсезлекне бәйрәм итү чикләүләр белән уза. Быел ДНР Республика көнен ничек каршы алы – бу хакта Газеты.Ru материалында.

Владимир Путин ДНР халкын Республика көне белән котлады
Владимир Путин ДНР халкын Республика көне белән котлады

Русия Президенты Владимир Путин ДНР Башлыгы Денис Пушилинга Республика көне белән котлау юллады.

“Хөрмәтле Денис Владимирович, милли бәйрәм — Донецк Халык Республикасы көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Моннан сигез ел элек ДНР халкы дәүләт бәйсезлеге файдасына сайлау ясады. Бүген без республика гражданнары үзләренең гасырлык мәдәни һәм рухи традицияләренә туры китереп, ирекле һәм тыныч тормышка законлы хокукларын тугандаш Русия белән дуслыкта тормышка ашыра алсын өчен уртак көрәш алып барабыз”, — диелә Владимир Путинның Кремль сайтында бастырылган котлавында.

Русия Президенты уртак көч белән “ДНР барлык кыенлыкларны да җиңеп, җиңү яулый алыр”, дип ышана.

ДНР Башлыгы Денис Пушилин, шулай ук, ватандашларын Telegram каналында бәйрәм белән котлады.

"Хөрмәтле якташлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм! Урыс Донбассы бу тантананы танылган дәүләт статусында аерым хис белән билгеләп үтә. Шушы еллар дәвамында Украина режимыннан азат ителүне көткән кешеләр безнең белән беренче тапкыр куркусыз бәйрәм итә”, - дип язган Денис Пушилин.

Денис Пушилин фикеренчә, алда илне тыныч киләчәк көтә, Русия ярдәмендә ул җимерелгән җирләрне тергезергә, тагын да яхшырак итәргә ниятли.

ДНР Территориаль оборона штабы, республика территориясенең ВСУ тарафыннан утка тотылуы сәбәпле, кешеләргә халык күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш итә.

Донецк, Горловка, Макеевка мэрияләре вәкилләре хәбәр иткәнчә, моңа кадәр бу шәһәрләрдә 11 май көнне киң колачлы йөрешләр һәм митинглар узды. Узган елда ДНР башкаласы урамнары буйлап 50 меңгә якын кеше үтте. Ул вакытта торак пунктларның үзәк паркларында ярминкәләр, аттракционнар эшләде, теләгән һәркем өчен бушлай Русия эстрадасы йолдызлары концертлары булды, ә рестораннар һәм кафелар бәйрәм менюлары оештырды. Моннан тыш, гражданнарга уңайлы булсын өчен комендант сәгате дә гамәлдән чыгарылды.

Республика шәһәрләре һәм бистәләрен ДНР һәм Русия дәүләт флаглары, шулай ук котлау баннерлары белән бизәгәннәр. Ә хәрби хәрәкәтләрдән ерак булган шәһәрләрдә билгеле бер чикләүләр белән чаралар узачак. Шахтерскта шәһәре хакимияте бинасы янында ДНРның беренче сайланган Башлыгы Александр Захарченкога бюст һәм «Донецк Халык Республикасы» стеласын ачачаклар.

Фото: ТАСС

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: