

Русия Президенты Владимир Путин илдә ташламалы ипотеканы 2022 ел ахырына кадәр озайтты.
Икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә йомгаклары буенча расланган тиешле йөкләмә Русия Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.
Йөкләмә буенча, яңа төзелешләрдә торак сатып алуга ставка кредитның бөтен вакытына 9 проценттан артмаска тиеш. Җаваплы итеп Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин билгеләнде, ә доклад 2022 елның 20 маена кадәр тәкъдим ителергә тиеш.
"Ташламалы ипотека программасының гамәлдә булу вакытын 2022 елның 31 декабренә кадәр озайтырга һәм әлеге программа шартларына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә, 2022 елның 1 маеннан башлап Русия Федерациясе гражданнарына беренчел базарда торак сатып алуга бирелә торган ипотека торак кредитлары (заемнар) буенча процент ставкасы кредитның бөтен вакытына еллык 9 проценттан да артмаска тиеш", - диелә хәбәрдә.
Фото: apral.ru