+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Май 2022, 06:10

Эрдоган Путин белән дә, Зеленский белән дә мөнәсәбәтләрен өзмәячәк

Төркия Русия Президенты Владимир Путин белән дә, Украина лидеры Владимир Зеленский белән дә мөнәсәбәтләрне өзәргә җыенмый, дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. Аның сүзләрен Anadolu агентлыгы китерә.  

Эрдоган Путин белән дә, Зеленский белән дә мөнәсәбәтләрен өзмәячәкЭрдоган Путин белән дә, Зеленский белән дә мөнәсәбәтләрен өзмәячәк
Эрдоган Путин белән дә, Зеленский белән дә мөнәсәбәтләрен өзмәячәк

«Без Русиягә карата да, Украинага карата да балансланган сәясәт алып барабыз. Мин Путин әфәнде белән дә, Зеленский белән дә элемтәләрне өзәргә җыенмыйм. Мин үз телефон дипломатиямне Путин әфәнде һәм Зеленский белән дәвам итәм", - диде Эрдоган Төркия яшьләре белән очрашуда.

Сәясәтче билгеләп үткәнчә, яңа Бөтендөнья сугышы беркемгә дә файда китермәячәк. Төркия лидеры хәбәр иткәнчә, республиканың Мәскәү һәм Киев белән мөнәсәбәтләре төрле. Русия белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, ул төзелүче «Аккая» атом электростанциясен искә төшерде. Моннан тыш, Төркия Русиядән ил куллана торган газның яртысын импортлый.

Финляндия һәм Швециянең НАТОга керергә теләве турында сөйләгәндә, Төркия лидеры, Әнкара әлеге Төньяк Европа илләре белән килешми, дип белдерде. Ул моны Хельсинки һәм Стокгольмның республиканың, имеш, террорчы дип санаучы оешмаларга ярдәм итә, дип исәпләве белән аңлатты. Эрдоган билгеләп үткәнчә, ил Финляндиягә һәм Швециягә ныклы “юк” дип әйтергә тели.

Төркия Русия белән Украина арасындагы сөйләшүләрдә үзенең арадашчы булу ролен тәкъдим итте. 29 мартта Истанбулда Русия һәм Украина делегацияләренең очрашуы булды, шуннан соң Мәскәү һәм Киев бер-берсенә конфликтны җайга салу турында тәкъдимнәр тапшырдылар. Әмма апрель башыннан Русия ягы сөйләшүләрнең тупикка керүен күп тапкырлар белдерде. Эрдоган шул ук вакытта Путин һәм Зеленскийның шәхси очрашуына ирешергә тели.

Фото: Lefteris Pitarakis / AP

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас