+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 Мая 2022, 06:10

Русияне җиңеп булмый!

Германиядә Көнбатышның безнең илнең икътисадын какшата алмаячагын таныдылар.

Русияне җиңеп булмый!Русияне җиңеп булмый!
Русияне җиңеп булмый!

Германиянең Deutsche Wirtschafts Nachrichten (DWN) басмасы Көнбатышның Русия икътисадын җимерә алмавын таныды. Әйтик, Русиянең финанс системасы эшләвен дәвам итә, ә еврога карата безнең акча курсы соңгы җиде елда рекордлы дәрәҗәгә җитте.

Германиядә билгеләп үтүләренчә, Русия махсус операция башланганнан соң Көнбатышның күп кенә аналитиклары илдә акчаның тулысынча җимерелүен һәм рецессияне фаразлаган, тик аларның фаразлары ялгыш булып чыккан.

Мондый хәлнең сәбәбе дип басмада Русиянең икътисади каршылыкка югары әзерлеген атыйлар. Мәсәлән, безнең ил нефть һәм газ сатудан зур табыш ала. Евросоюз, Русия чималыннан баш тартырга мәҗбүр булган G7 илләреннән аермалы буларак, мондый адымга бара алмый. Шулай ук Русия Һиндстан һәм Кытай ярдәмендә сату буенча югалтуларның зур өлешен компенсацияләде.

Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, күп санкцияләр булуга карамастан, Русия икътисады һөҗүмгә лаеклы рәвештә каршы тора. Путин шулай ук ассызыклаганча, Хөкүмәтнең икътисади блогына агымдагы хәлгә җавап бирү мөһим. Аның сүзләренә караганда, мондый тырышлыклар «уңай нәтиҗә бирә».

Фото: Pixabay

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас