+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 Май 2022, 12:48

Владимир Путин яраланган солдатлар белән күрешәчәк

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә махсус операция вакытында яраланган солдатлар янында госпитальдә булачак.

Владимир Путин яраланган солдатлар белән күрешәчәкВладимир Путин яраланган солдатлар белән күрешәчәк
Владимир Путин яраланган солдатлар белән күрешәчәк
Владимир Путин бүген Мәскәүдә махсус операция вакытында яраланган солдатлар дәвалана торган хәрби госпитальләрнең берсенә киләчәк, дип хәбәр итте журналистларга Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

"Президент алар янына барачак, солдатлар белән аралашачак. Элек сез хәтерләгәнчә, берничә тапкыр шулай булды", - диде ул.

Дмитрий Песков белдерүченчә, дәүләт башлыгы Русия хәрбиләренә ярдәм күрсәтелә торган шартлар белән даими кызыксынып тора һәм моны контрольдә тота.

Фото: РИА Новости сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас