+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 Мая 2022, 06:35

Владимир Путин Сербия Президенты белән телефоннан сөйләште

Русия Президенты Владимир Путинның Сербия Республикасы Президенты Александр Вучич белән телефон аша сөйләшүе булды.

Владимир Путин Сербия Президенты белән телефоннан сөйләштеВладимир Путин Сербия Президенты белән телефоннан сөйләште
Владимир Путин Сербия Президенты белән телефоннан сөйләште
Алар, ике як өчен дә файдалы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү буенча адымнарны да кертеп, ике яклы мөнәсәбәтләрнең көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, Русиянең алга таба да өзлексез рәвештә Сербияне табигый газ белән тәэмин итәчәге турында әйтелде.

Кайбер халыкара темалар: Украинадагы хәлләр һәм Косово тирәсендәге вакыйгалар үсеше буенча фикер алышулар дәвам итте.

Ике ил халыкларының традицион тыгыз элемтәләре нигезендә Русия һәм Сербия арасында стратегик партнерлыкны эзлекле рәвештә ныгытуга ике яклы ният расланды.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас