

1 июньнән халык властеның бердәм системасы турында законның кайбер нигезләмәләре үз көченә керде, алар нигезендә Русия төбәкләре башлыклары исемендә дәүләт башлыгы вазыйфасы атамасын тәшкил итүче сүзләр һәм сүзтезмәләрне, ягъни «президент» сүзен куллануны тыю кертелә.
Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Русия Федерациясе субъекты җитәкчесе рәсми рәвештә губернатор яисә төбәк башлыгы дип аталачак", — дип аңлатты үз Telegram каналында Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Моннан тыш, закон нигезендә төбәк парламентлары вәкаләтләренең бердәм биш еллык вакыты билгеләнә. Элегрәк мондый норма юк иде, һәм бер чакырылыш закон чыгару җыеннарының эш дәвамлылыгы субъектларда аерылырга мөмкин иде.
Шулай ук, төбәк депутатлары вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигезләр һәм тәртип кертелә.
Фото: Михаил Метцель / РИА Новости