+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 июнь 2022, 10:02

Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләнәчәк

Владимир Путин тиешле документка кул куйды.

Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләнәчәкМахсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләнәчәк
Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләнәчәк

Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Украинада һәм Сүриядә һәлак булган "Росгвардия" хәрби хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары биш миллион сум алачак. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды, документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Указ нигезендә, түләү милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм махсус полиция исеме булган хәрби хезмәткәрләр һәм затларның, шулай ук Донецк, Луганск һәм Украина территорияләрендә махсус операцияләрдә катнашканнарның гаиләләренә бер тапкыр биреләчәк.

Моннан тыш, түләүләрне Сүриядә махсус бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре алачак, диелә документта.

Фото: karaulovlife.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас