+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 июнь 2022, 06:00

Путин Русиядә тормыш сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдерде

Русия Президенты Владимир Путин ВДНХ мәйданчыгында яшь эшкуарлар белән очрашу барышында илдә тормыш сыйфаты яхшырыр, дигән ышаныч белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Путин Русиядә тормыш сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдердеПутин Русиядә тормыш сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдерде
Путин Русиядә тормыш сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдерде

Дәүләт башлыгы Русиянең 10 елдан соң яхшырак яшәячәге турындагы сорауга уңай җавап бирде һәм бу тормыш сыйфатын яхшыртуга китерергә тиеш, дип өстәде.
Шулай ук Президент демографияне беренче бурыч дип атады һәм Русия гражданнары «күбрәк булырга һәм алар сәламәт булырга тиеш», дип билгеләп үтте.
Элегрәк Путин Русиягә карата кертелгән чикләүләр хакында комментарий биргән иде. Аның сүзләренә караганда, илне читтән койма белән әйләндереп алып булмый, аны Русия ягы да төзергә җыенмый. Путин шулай ук Русия икътисады ачык булачак, ил үткәндәге хаталарны кабатламаячак, дип ышандырды.

Фото: Global Look Press

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас