

Дипломатик миссия җитәкчесе Башкортстан стендын һәм республика делегациясенең форумдагы эшен югары бәяләде һәм сәүдә-икътисади өлкәдә һәм туризмда яңа проектларны планлаштыру өчен кайбер юнәлешләрне билгеләде.
- Бәһрәйндә без тиздән Русиянең «Мир» түләү системасын банк хезмәтләренә кертәчәкбез, бу сезнең ил туристларына бездә уңайлы һәм имин ял итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Бәһрәйн Корольлегенең Русиядәге Илчесе Әхмәд Абдулрахман Әл Саати.
Башкортстан Башлыгы Бәһрәйн белән икътисади, мәдәни һәм туристик хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын билгеләп үтте.
- Коронавирус инфекциясе пандемиясе 2020 елда Башкортстан делегациясенең Бәһрәйнгә сәфәренә комачаулады. Без сезнең ил белән тышкы икътисади элемтәләрне үстерүгә ныклы әзер, - диде Радий Хәбиров.