Очрашу темасы – “Глобаль үсешнең яңа дәверенә кергәндә БРИКСның югары сыйфатлы партнёрлыгын ныгыту”.
Утырышта шулай ук Бразилия Президенты Жаир Болсонаро, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоза катнаштылар.
Очрашуның төп килешүләре Пекинда узган XIV БРИКС саммиты декларациясендә теркәлгән.
Үз чыгышында Владимир Путин ассызыклаганча, быелгы саммит темасы аеруча актуаль, чөнки дөнья җәмәгатьчелеге алдында торган чакыруларның трансмилли характеры коллектив җаваплар эзләүне таләп итә.
"Бары тик намуслы һәм үзара файдалы кооперация нигезендә генә, финанс механизмнарын кулланып, макроикътисади сәясәттә үз хаталарын бөтен дөньяга күчерә торган аерым дәүләтләрнең уйланылмаган, эгоистик гамәлләре аркасында дөнья икътисадында барлыкка килгән кризислы хәлдән чыгу юлларын эзләргә була", - диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru