-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 июнь 2022, 21:45

Сибайда - яңа хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы

Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

Сибайда - яңа хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы
Сибайда - яңа хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы
25 июньдә Сибай шәһәр округы хакимиятендә шәһәр Советының XXII утырышы булып узды. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Сибай хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Азамат Морзагали улы Юлдашбаев сайланды. Әлегә кадәр ул хакимият башлыгының сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары булып эшләгән.

Азамат Юлдашбаев Баймак районында туган, ул озак еллар Сибайда яши һәм эшли. Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, хезмәт юлын ул Сибайның 7нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлаган. Аннан таможня инспекторы булып эшли. Берничә ел Сибай почтамтын җитәкләгән. Аннары Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Сибай филиалы директоры булып эшли.

Премьер-министр Сибай бөтен Урал аръягын үстерүдә «локомотив» булып тора, дип билгеләп үтте. Аның аерым роле 2030 елга кадәр Урал аръягын үстерү стратегиясендә дә беркетелгән, ул кайбер амбицияле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота.

— Социаль инфраструктураны үстерү мөһим. Киләсе өч елда без өстәмә бюджет акчаларын бүлеп бирү мөмкинлеген карыйбыз. 6 яңа объект төзү һәм тагын 10 объект өчен эш булдыру планлаштырыла. Бу — спорт көрәш клубы, мәктәп һәм гимназия-интернатның яңа бинасы, мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Урал аръягы балалары» белем бирү үзәге, чистарту корылмалары, шулай ук инженерлык инфраструктурасы төзелеше, - дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.

Фото: пресс-служба

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: