+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2022, 09:20

Путинны Германия икътисадын көрчеккә терәүдә гаеплиләр

Бу хакта "Bloomberg" яза. Агентлык Русияне төп «Төньяк агым-1» торбаүткәргеч буенча газ җибәрүне 60 процентка киметүдә гаепли.

Путинны Германия икътисадын көрчеккә терәүдә гаеплиләрПутинны Германия икътисадын көрчеккә терәүдә гаеплиләр
Путинны Германия икътисадын көрчеккә терәүдә гаеплиләр

Экспертлар канцлер Олаф Шольц хакимиятендә вакыйгалар үсеше вариантларын карый башлаган һәм аларның берсе дә якындагы кышка җитәрлек күләмдә газ җыярга мөмкинлек бирми икән.
Федераль челтәр агентлыгы башлыгы Клаус Мюллер бу хәлнең «айныткыч» булуын таныган. Аның сүзләренә караганда, кыш салкын булган очракта, газны гамьсез һәм еш яндыру бик авыр хәлгә китерәчәк.
Элегрәк Германия канцлеры Олаф Шольц Украинадагы конфликт аркасында энергия чыганаклары кыйммәтләнүе турында кисәткән иде. Германия Хөкүмәте башлыгы шулай ук азык-төлек продуктларының бәясе артуга әзерләнергә чакырды.

Фото: Kacper Pempel / Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас