+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 июнь 2022, 04:50

Чиратсыз фатир алу хокукына ия хәрбиләр саны артты

Президент Владимир Путин «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында»гы законга тиешле төзәтмәләрне имзалады.

Чиратсыз фатир алу хокукына ия хәрбиләр саны арттыЧиратсыз фатир алу хокукына ия хәрбиләр саны артты
Чиратсыз фатир алу хокукына ия хәрбиләр саны артты
Аңа ярашлы, чиратсыз торак алу хокукына ия хәрбиләр категориясе киңәйтелде.

Хәзер чиратсыз торак алу хокукына Русия Геройлары, контракт буенча 10 ел һәм аннан да күбрәк хезмәт иткән һәм сәламәтлеге буенча эштән азат ителгән кешеләр ия. Моннан тыш, норма сәламәтлеге торышы буенча хезмәттән азат ителергә тиешле старшинага яки төп корабль старшинасына кадәр хәрби звание каралган хәрби вазыйфаларда контракт буенча хезмәт узучыларга да кагыла.

Шулай ук 1998 елның 1 гыйнварына кадәр хәрби хезмәт үтү турында контракт төзүчеләр сайланган яшәү урыны буенча торак алу хокукында башка хәрби хезмәткәрләр белән тигезләнә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас