

Утырыш башланыр алдыннан республика җитәкчесе 2002 елда төзелгән Башкортстан парламентының тарихи музеенда булды. Экспозиция төбәктә парламентаризмның барлыкка килү һәм үсеше тарихын чагылдыра. Анда документлар, фотолар, китаплар бар. Зур бүлек Ырымбурда һәм Уфада узган беренче парламентарийга һәм корылтайларга багышланган. Биредә Уфа һәм Ырымбур губернасыннан Русия Дәүләт думасы депутатлары турында уникаль фотодокументлар да бар.
Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы республика парламентарийларына язгы сессия вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Бу чор катлаулы булды, әмма барлык тармаклар һәм дәүләт власте органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә без сезнең белән республикабыз үсешен тәэмин итә алдык. Моның өчен бик зур рәхмәт, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстан парламентында төрле сәяси көчләр тәкъдим ителде. Әмма илебез үсешенең, аны халыкара аренада яклауның төп мәсьәләләре, Русия Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция уздыру турындагы карарын хуплавы буенча безнең парламент бердәм. Без сезнең белән бу чорны иңгә-иң куеп узабыз. Алга таба да бергә хәрәкәт итәрбез дип ышанам.
Төбәк җитәкчесе шулай ук депутатларның игътибарын Дәүләт җыелышы, Башкортстан власте органнары эше юнәлешләрен аңлату, актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү буенча республика халкы белән актив диалогны дәвам итү зарурлыгына юнәлтте.
Фото: glavarb.ru