+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 июль 2022, 14:30

Константин Толкачев Дәүләт җыелышы кабул иткән төп законнар турында сөйләде

2022 елның төп вакыйгасы, әлбәттә, Украинада махсус хәрби операция уздыру һәм аннары икътисади санкцияләр булды, бу Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегенә тәэсир итми калмады, диде республика парламенты спикеры Константин Толкачев журналистлар белән очрашуда.

Константин Толкачев Дәүләт җыелышы кабул иткән төп законнар турында сөйләде
Константин Толкачев Дәүләт җыелышы кабул иткән төп законнар турында сөйләде
"Шунысын билгеләп үтәм, партияләр арасында сәяси каршылыклар булуга карамастан, барлык фракцияләр ил җитәкчелеге карарын хуплады һәм тиешле мөрәҗәгатьне ясады. Мартта ук без хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусын махсус операциядә катнашучыларга беркеттек, моннан килеп чыга торган барлык ташламалар белән. Шулай ук республика Башлыгы тарафыннан кертелгән «Һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары турында» закон кабул ителде. Аның нигезендә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре, федераль ярдәм чараларыннан тыш, республика бюджетыннан икешәр миллион сум акча ала", - дип билгеләде Константин Толкачев.

Парламент Рәисе республика территориясендә урнаштырылган мәҗбүри күчеп китүчеләргә зур игътибар бирелүен әйтте. Депутатлар Донбасс халкына ярдәм итү чараларын санап чыкты, Луганск һәм Донецк республикалары өчен гуманитар йөкләр формалаштыруда катнашты. Республика шундый 11 конвойны озатты инде. "Бердәм Русия" төбәк бүлеге Донбасстан күчеп килергә мәҗбүр булганнарның балаларына ярдәмгә юнәлтелгән "Теләкләр җәе" акциясен башлады. Акция барышында депутатлар бүләкләр генә тапшырмый, ә азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең яшәү шартларын тикшерә, проблемаларны ачыклап, аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтә.

- Кичәге утырышта без санкцион басым шартларында икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелгән законнар пакеты өстендә эшне төгәлләдек. Бизнеска йөкләнешне комплекслы киметү каралган. Ярдәм чаралары икътисадның төрле секторларына: кулланучылар кооперациясенә, сәүдә комплексларына, IT-компанияләргә, «Алга» махсус икътисади зонасына, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә, салым салуның патент системасын кулланучы эшкуарларга кагыла. Шулай ук без биш меңнән азрак халкы булган торак пунктларда кибетләргә җир участокларын торгтан башка бирү турында закон кабул иттек. Мондый норма авылда сәүдә өлкәсен үстерүдә һәм авыл халкының яшәү сыйфатында уңай чагылыш табачак. Бүген бездә 1800 авыл һәм авылда стационар кибетләр бөтенләй юк. Авылда кешеләргә уңайлы булсын һәм алар шәһәргә китмәсеннәр, ә хуҗалыкны үстерсеннәр, - дип ассызыклады Константин Толкачев.

Куергазы районының Якут авылы территориясендә алкоголь сатуны тулысынча тыю турындагы закон зур резонанс тудырды. Мондый закон парламент тарафыннан беренче тапкыр кабул ителде.

"Бу әлеге чараның нәтиҗәлелеген һәм максатчанлыгын аңлау өчен бара торган эксперимент. Мәсьәлә шактый бәхәсле. Минем бу хакта үземнең дә шик-шөбһәләрем бар, һәм моннан нәрсә килеп чыгачагы кызык", - диде Дәүләт җыелышы Рәисе.

Дәүләт җыелышының башлангычлары гадәттәгечә федераль дәрәҗәдә хуплана. Русия Дәүләт думасы куркыныч машина йөртүче өчен җаваплылыкны катгыйландыру турындагы закон проектын хуплады. Аңа аеруча явыз хокук бозучыларда автомобильне конфискацияләү турындагы норма керде.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: