

30 июньдә Индонезия лидеры Мәскәүгә G7 саммитында катнашудан һәм Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашудан соң килде. Матбугат өчен уртак белдерүдә ул Владимир Путинга Украина президентыннан юллама тапшырганын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, тыныч җайга салуны алга сөрергә һәм Русия белән Украина арасында диалог ачарга кирәк. "Мин президент Зеленскийның Путинга юлламасын тапшырдым һәм ике лидер арасында аралашуны җайларга әзер булуымны белдердем", - диде Джоко Видодо.
Үз чиратында, Русия лидеры үзенең Индонезия коллегасына Украина юнәлешендә кибеп туган хәл турында җентекләп хәбәр итүен белдерде.
"Индонезия - Азия-Тын океан төбәгендә безнең төп партнерларыбызның берсе", - дип билгеләде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр эшлекле узды һәм эчтәлекле булды.
Фото: kremlin.ru