+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 июль 2022, 07:05

Путиннан яңа сюрпризлар көтәргәме?

Америка политологы, АКШ оборона министрының халыкара хәвефсезлек мәсьәләләре буенча элекке урынбасары Джозеф Най Вашингтонны Русия Президенты Владимир Путиннан яңа сюрпризларга әзерләнергә кирәк, дип кисәтте.  

Путиннан яңа сюрпризлар көтәргәме?Путиннан яңа сюрпризлар көтәргәме?
Путиннан яңа сюрпризлар көтәргәме?

Бу хакта ул “The National Interest" өчен үз мәкаләсендә белдерде.
Най язганча, 2017 елдан АКШ милли хәвефсезлек стратегиясен Пекин һәм Мәскәү белән көндәшлектә туплаган. Әмма, дип саный ул, аның ике проблемасы бар. Беренчесе Русия белән Кытай арасында төгәл бүленеш булмаудан гыйбарәт, бу ике төрле дәүләт булуга карамастан. Икенче проблема буларак, политолог Америка концепциясенең бөек державалар көндәшлегенә туплануын һәм янауларның яңа төренә, мәсәлән, COVID-19 пандемиясенә аз игътибар бирүен билгеләде.
Най фикеренчә, Вашингтонга хәзерге альянсларны саклау мөмкинлеге өчен үзенең алдагы хәвефсезлек стратегиясен үзгәртергә кирәк. Әмма салкын сугыш вакытындагы кебек изоляция һәм тоткарлау сәясәтеннән түгел, ә әйдәп баручы державалар арасында идарә ителә торган стратегик конкуренциядән чыгып эш итәргә кирәк.
Шул ук вакытта Америка сәясәтчеләре Владимир Путин тарафыннан яңа сюрпризларга яки Кытай ягыннан ниндидер көтелмәгән гамәлләргә әзер булырга тиеш, дип йомгаклады политолог.

Фото: Mikhail Metzel / Reuters

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас