Көн тәртибендә - халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру. Башкортстан Башлыгы Төркия белән күптәнге икътисади элемтәләрне һәм төбәктә эшләүче предприятиеләр саны артуын билгеләп үтте.
Мәсәлән, 2022 елның 4 июнендә «Урал аръягы-2022» бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында Башкортстанның үсеш корпорациясе "Sanica Pipe" Төркия компаниясе белән «Уфа» индустриаль паркында инвестпроектны гамәлгә ашыру ниятләре турында килешү төзеде. Инвестор анда пластик торбалар җитештерүне урнаштырачак. Компания шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә казанлыклар һәм җылылык батареялары чыгаруны оештырырга планлаштыра.
Ике этапны гамәлгә ашыру өчен, 255 яңа эш урыны булдырып, якынча 2,3 млрд. сум акча тотылачак. «Урал аръягы-2022» инвестсабантуе кысаларында тагын бер килешүне Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы һәм Төркиянең "Nevco Holding" компаниясе төзеде.
Документ җәмәгать туклануы йортлары челтәрен үстерүне һәм төзүне күздә тота. Республика Башлыгы Төркия бизнесы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү планнары турында сөйләде.
- Хезмәттәшлекне киңәйтү өчен без Әнкара һәм Стамбулда Башкортстан Конгресс-бюросы вәкиллекләрен ачтык. Бу елның сентябрендә Төркиягә Башкортстан делегациясе килергә планлаштыра, аның составында безнең эре предприятиеләребез җитәкчеләре булачак, – диде Радий Хәбиров.
Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Башкортстан Башлыгына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Төркия бизнесы республика белән хезмәттәшлек итәргә тели, бигрәк тә машиналар төзелеше өлкәсендә.