Документтан күренгәнчә, мондый бүләкләр Кыйммәтле ташлар һәм кыйммәтле металллар дәүләт фондына кертү өчен, Русия Саклау фондына тапшырылачак.
Элегрәк кыйммәтле бүләкләрне Кремль хакимияте, Президент эшләре белән идарә итү, шулай ук федераль яки төбәк власте органнары эше өчен кулланырга мөмкин иде.
Кыйммәтле әйберләрне Саклау фондына, бүләкнең кайда тапшырылуына карап, федераль башкарма власть органының вәкаләтле бүлекчәсе яки властьның төбәк органы бүлекчәсе эшләре белән идарә итүче тапшырачак, дип аңлатыла документта.
Фото: kremlin.ru