

Утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барды. Көн тәртибендә - икътисадны үстерү бурычлары, санкцияләр шартларында халыкка һәм бизнеска ярдәм итүнең төбәк чаралары, шулай ук "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру булды.
Утырышны ачып, Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, тулаем алганда Идел буе федераль округы территориясендә вәзгыять чагыштырмача тотрыклылык белән характерлана һәм гомумрусия тенденцияләренә туры килә.
- Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү чараларын актив гамәлгә ашырырга кирәк. Шулай ук кешеләр өчен социаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген саклап калу һәм гражданнарның төрле категорияләренә максатлы ярдәм итү мөһим, - диде Игорь Комаров.
Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле беренче кирәк булган товарларга, даруларга һәм медицина әйберләренә даими рәвештә бәяләр мониторингы үткәрергә кирәклеген ассызыклады.
Эшкуарларга ярдәм итү механизмнарының нәтиҗәлелеге турында Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников сөйләде.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышу барышында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, барлык төбәкләрдә дә объектлар төзү һәм капиталь төзекләндерү, инструментлар һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү, балалар сәнгать мәктәпләрен һәм училищеларны, китапханәләрне яңадан җиһазландыру эшләре алып барыла.
Русия мәдәният министры Ольга Любимова башкарылган эшләргә йомгак ясады.
- 2022 елда Идел буе төбәкләрендә 8 субъектта 29 балалар сәнгать мәктәбен җиһазландырдылар инде. Модельле дүрт китапханә, 10 виртуаль концерт залы ачылды, 87 авыл мәдәният учреждениесенә һәм 59 иң яхшы хезмәткәргә дәүләт ярдәме күрсәтелде, - диде мәдәният министры.
Ольга Любимова Идел буенда актив гамәлгә ашырыла торган ике федераль проектка аерым тукталды. "Русиядә уйлап табылган" программасы кысаларында бөтен ил буйлап креатив индустрияләр мәктәбе ачыла. Уку елы башында Идел буе федераль округында шундый сигез учреждение барлыкка киләчәк, шуларның берсе - Башкортстанда.
- Төбәкләрдә “Пушкин картасы” программасы да актив үсеш ала, аның ярдәмендә 14-22 яшьлек үсмерләр мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлегенә ия. Программага Идел буе федераль округының 1 700 дән артык мәдәният учреждениесе кушылды инде, - дип хәбәр итте Ольга Любимова.
Искәртеп узабыз, 2022 елда Башкортстанда Уфа, Зианчура, Мәләвез һәм Туймазы районнарында дүрт балалар сәнгать мәктәбен ремонтлауга 52,5 миллион сум акча җибәрелде. Тагын 17 сәнгать мәктәпләренә җиһаз алуга 104 миллион сум акча бүленгән.
Республикада шулай ук Шаһит Ходайбирдиннең Уфадагы музей-йортына һәм Темәс тарих-туган якны өйрәнү музеена капиталь ремонт ясарга, Башкортстан дәүләт курчак театрын реконструкцияләүне һәм төбәк башкаласында Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына капиталь ремонт ясауны тәмамларга планлаштыралар.
Мәдәни-ял итү учреждениеләре челтәрен үстерү кысаларында республикада шулай ук Караидел районының Яугилде авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты һәм Белорет районының Тирлән авылында социаль-мәдәни үзәк төзегәннәр.
Утырыш азагында Игорь Комаров Радий Хәбировка иҗтимагый әһәмияттәге проектларны уздыруга өлеш керткән өчен Русия Президентының рәхмәтен белдерде.
Фото: pravitelstvorb.ru