+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 июль 2022, 06:55

Владимир Путин: "Москвич"ны бөтен ил көтә!"

«Москвич» автомобильләрен чыгару проекты – гади түгел, әмма Русия халкы аның нәтиҗәләрен бик көтә", - дип белдерде Русия Президенты.

Владимир Путин: "Москвич"ны бөтен ил көтә!"Владимир Путин: "Москвич"ны бөтен ил көтә!"
Владимир Путин: "Москвич"ны бөтен ил көтә!"

Импортны алыштыруга түгел, ә үзебезнең яңа алдынгы технологияләрне булдыруга омтылырга кирәк, дип ассызыклады Путин «Русия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр белән очрашуда. Аның сүзләренә караганда, Русиядә моның өчен кирәкле база бар.

"Менә яхшы "Aurus" мшинасын ясадык, дөрес, без моны партнерлар белән эшләдек, әмма үз компетенцияләребезне һәм үз инженерлык мәктәбен булдырдык. Барысын да эшләргә була. Һәрвакыт җыю һәм хәтта локализация белән шөгыльләнергә мөмкин, ләкин барыбер бу үз технологик ачкычларыбыз булмаячак. Бөтен ил нәтиҗәләр көтә",- диде ул.

Фото: oblgazeta.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас