+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 июль 2022, 06:15

Путин төбәкләрдәге хәл турында сөйләшергә чакырды

Русия Президенты Владимир Путин илнең Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмәдә төбәкләрдәге хәл турында фикер алышырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Путин төбәкләрдәге хәл турында сөйләшергә чакырдыПутин төбәкләрдәге хәл турында сөйләшергә чакырды
Путин төбәкләрдәге хәл турында сөйләшергә чакырды

Дәүләт башлыгы иң кискен һәм сизгер мәсьәләләр белән шөгыльләнеп, Русия төбәкләрендәге агымдагы хәл турында онытмаска чакырды.
Докладчылар сыйфатында Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, шулай ук эчке эшләр министры Владимир Колокольцев чыгыш ясады.
15 июльдә Русия Президенты указга кул куйды, аның нигезендә премьер-министр урынбасарлары саны 11дән 10га кадәр кими. Хәзер алар составында Андрей Белоусов, Татьяна Голикова, Алексей Оверчук, Дмитрий Чернышенко, Дмитрий Григоренко, Денис Мантуров, Юрий Трутнев, шулай ук Виктория Абрамченко, Александр Новак һәм Марат Хөснуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас