

Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләгәнчә, Владимир Путин Тегеранга көн уртасында киләчәк, Иран Президенты Эбрахим Раиси белән очрашачак. Аннары Иран җитәкчесе Али Хаменеи белән әңгәмә билгеләнгән. Кремль вәкиле Иранны Русиянең мөһим партнеры дип атады, чөнки илләр мөнәсәбәтләре дустанә характерда, күп гасырлык тарихка ия, юнәлешләрнең иң киң даирәсе буенча шактый нәтиҗәле үсә. Юрий Ушаков билгеләп үткәнчә, Мәскәү белән Тегеранның ике яклы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгару планнары бар - стратегик партнерлык дәрәҗәсе, шуңа күрә яңа дәүләтара килешү әзерләнә.
Ике яклы очрашулар сериясен Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән әңгәмәсендә дәвам итәчәк. Көннең икенче яртысында Тегеранда Сүриядәге хәлне җайга салуга ярдәм итү процессының дәүләт башлыклары - Астана гарантлары очрашуы узачак. Русия, Иран һәм Төркия Президентлары сөйләшүләрен Ислам Республикасында 2020 елда ук уздыру планлаштырылган иде.
Иран Башкортстан контрагентларының топ-10 иленә керә. Бу - Башкортстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
“Соңгы елларда без партнерларны Русия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә актив эзлибез. Бу эш беренче җимешләрен бирә. Беларусьның машина төзелеше предприятиеләре белән кооперация башлана, Казахстан һәм башка илләр белән сәүдә-мәдәни мөнәсәбәтләр үсә, - дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә. - 21 апрельдә Мәскәүдә Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сорена Саттари белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләп фикер алыштык. Иран - Якын һәм Урта Көнчыгыш тоташкан эре дәүләт. 40 елдан артык санкцияләр шартларында булганда, бу ил җитди технологик һәм икътисади үсешне тәэмин итте. Биредә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү нык үскән, һәм, һичшиксез, Башкортстан предприятиеләре уртак проектлар белән кызыксына. Безнең өчен азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Иран тәҗрибәсе файдалы булачак. Иран республикабыздан ашлык һәм ит импорты, шулай ук Башкортстан территориясендә инвестпроектлар белән кызыксына.
Иранда үзебезнең вәкиллекне ачу мәсьәләсе өстендә эшлибез. Бизнес-миссияләр белән алмашырга килештек. Безнең делегация май урталарында Тәһранда эре нефть-газ күргәзмәсендә булачак. Сүз уңаеннан, кызыклы факт - Иран нефтенә тиздән 115 ел тула, ә Башкортстанныкына - 90. Иран вәкилләрен тантаналы чараларда көтәбез.
Фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз. Бездә кадрлар әзерләү һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә үзара кызыксыну бар. Хәзер республиканың югары уку йортларында Ираннан 53 студент укый, аларның абсолют күпчелеге - булачак медиклар.
Барысына да Персия тарихын укырга тәкъдим итәм. Бу - борынгы мәдәният, һәйкәлләр, көнчыгыш әкиятләре дөньясы булган ил. Ышанам, бу юнәлеш безнең туристлар өчен җәлеп итүчән булачак, бигрәк тә без Уфа белән Тегеран арасында туры авиаэлемтәне ачсак. Мондый планнар да бездә бар”.
Башкортстан предприятиеләрен Иранга бизнес-миссиядә катнашуга чакыралар. Агымдагы елның октябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә рәсми делегация, шулай ук төбәкнең эшлекле даирәләре Иран Ислам Республикасына барырга ниятли.
- Иран Башкортстан контрагентларының топ-10 иленә керә. Әлеге юнәлеш безнең өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2020 ел белән чагыштырганда, товар әйләнеше күләмнәрен 6,7 тапкыр арттыруга карамастан, әлеге илгә чыгарыла торган товарлар номенклатурасын киңәйтергә ниятлибез. Хәзерге вакытта Русия сәүдә вәкиллеге каршында Иранда эшләячәк һәм ике республика предприятиеләренә кооперация элемтәләрен җайга салырга ярдәм итәчәк министрлык хезмәткәренең Иранга юлламасы мәсьәләсен тикшерәбез, - ди Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Шуны билгеләп үтү мөһим, республика җитәкчелеге Иран ягы белән берничә очрашу уздырды инде, алар киләчәк эшлекле сәфәр кысаларында конструктив диалог өчен җирлек әзерләргә мөмкинлек бирде.
Агымдагы елның апрелендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Иран Ислам Республикасының фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сорен Саттари, Иранның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Джалали, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстанның вәкаләтле вәкиле, вице-премьер Сергей Греков һәм Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева катнашлыггында очрашты.
Сөйләшүләр барышында Иран партнерларына республика икътисады мөмкинлекләре тәкъдим ителде һәм нефть-газ тармагында, авыл хуҗалыгында, финанс өлкәсендә һәм гуманитар элемтәләрдә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышынды.
Фото: kremlin.ru