Утырышны ачып, республика Башлыгы Кеше хокуклары буенча советның элекке составына рәхмәт белдерде һәм хәзерге шартларда кече һәм урта бизнес эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде.
– Эш дәверендә Совет, чыннан да, абруйлы хокук саклау институты булды, республика халкының ышанычын һәм хөрмәтен яулады. Без бергә катлаулы вакыйгалар, авыр хәлләр аша уздык. Шул ук вакытта Совет әгъзалары һәрвакыт кешеләрнең законлы хокукларын яклады, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Советның яңа составына юристлар, галимнәр, экологлар, шәһәр активистлары, журналистлар, бизнес-җәмәгатьчелек, сәламәтлек саклау, дин әһелләре керде. Сез барыгыз да үз тормышыгызны кешеләргә һәм республикага хезмәт итүгә багышладыгыз. Советның яңа составы рәисе итеп танылган җәмәгать эшлеклесе Зөлфия Гайсина билгеләнде.
Радий Хәбиров Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәм темасын аерым билгеләп үтте һәм хәрби-патриотик тәрбиянең иң мөһим бурычларның берсе булуын әйтте.
Утырыш ахырында республика җитәкчесе катнашучыларга конструктив тәкъдимнәр өчен рәхмәт белдерде һәм Кеше хокуклары буенча советның яңа составына уңышлы эш теләде.
– Без сезнең җәмгыятьтә мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлтелгән барлык идеяләрегезне һәм кисәтүләрегезне исәпкә алачакбыз. Ышанам ки, без бергә халык өчен бик күп файдалы эшләр башкарырбыз, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте