+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 июль 2022, 17:41

Республикада социаль хезмәтләр күрсәтү ничек оештырылган?

Бүген Радий Хәбиров һәм Русия финанслар министры урынбасары Алексей Лавров Русия Финанс министрлыгының семинар-киңәшмәсенең пленар сессиясендә катнашулары турында язган идек.

Республикада социаль хезмәтләр күрсәтү  ничек оештырылган?Республикада социаль хезмәтләр күрсәтү  ничек оештырылган?
Республикада социаль хезмәтләр күрсәтү ничек оештырылган?

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия финанслар министры урынбасары Алексей Лавров Русия Финанс министрлыгының семинар-киңәшмәсенең пленар сессиясендә катнаштылар. Аның темасы - социаль өлкәдә дәүләт заказын үтәү буенча сынау проектлары белән идарә итү.

Семинар илнең финанс системасы һәм социаль өлкәсе экспертларын - федераль министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк хакимият органнары вәкилләрен, шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар һәм үсеш институтлары белгечләрен җыйды.

Киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль заказ механизмнарын кертүнең актуальлеген ассызыклады, алар бизнеска бюджет финанславы нигезендә хезмәт күрсәтү хокукы өчен дәүләт учреждениеләре белән уңышлы көндәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, төбәктә балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өч яшькә кадәрге социаль сертификатларны файдалануның уңышлы тәҗрибәсе турында сөйләде. Сертификатның суммасы - 6 мең сум. Быел республика бюджетыннан бу максатларга 137 миллион сум акча бүлеп бирелгән һәм 2 меңнән артык сертификат тапшырылган.

- Шуның аркасында халык үз балаларын гамәлдәге шәхси балалар бакчаларына бирә алган инде. Ә бу өлкәдә бизнес яхшы социаль заказ алды, ул җитди үсеш перспективаларын бирә, - диде Радий Хәбиров.

Алексей Лавров Башкортстан җитәкчелегенә һәм оештыручыларга семинарны иң югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен рәхмәт белдерде.

- Асылда, бүген без Уфада Русиядә беренче социаль заказ форумы уздырабыз, - диде Алексей Лавров. - Әлеге мөһим юнәлешне гамәлгә ашыруга илнең 34 төбәге кушылды инде. Алар бердәм методологик кырда эшли, бу пилот проектында катнашучыларның барысы белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

Алексей Лавров Башкортстанның социаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүдәге уңышлы эш тәҗрибәсен билгеләп үтте. Бу аларның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас