+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 август 2022, 11:05

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы итеп Алан Марзаев билгеләнде.

Марзаев Алан Викторович 1973 елның 14 маенда Ардон шәһәрендә (Төньяк Осетия-Алания) туган. Казан дәүләт аграр университетын, Хокук һәм идарә академиясен тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1994 елда Алания дәүләт салым инспекциясендә башлый.

2010-11 елларда-Мәскәү өлкәсе Чехов муниципаль районы администрациясенең контроль-ревизия идарәсе башлыгы.

2011-16 елларда-Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Финанслар теориясе» кафедрасы доценты.

2016-17 елларда-Федераль салым хезмәтенең Мәскәү өлкәсе буенча 18нче районара инспекциясе башлыгы.

2017-19 елларда-Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы.

2019 елда-Башкортостан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе.

2019-20 елларда-Башкортостан Республикасы Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

2020 елда-Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе.

2020-21 елларда-Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

2021 елда-Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе.

2021-22 елларда-Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы.

*** Башкортстан Башлыгының башка указы белән Рәиф Абдрәхимов, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән азат ителде. Республика белән идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров аны «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләү турында хәбәр итте.

Радий Хәбиров шулай ук Рәиф Абдрәхимовны «Башспирт» җәмгыяте Директорлар советына предприятиенең генеральный директоры вазыйфасына кандидатура сыйфатында тәкъдим итүен билгеләп үтте.

*** Республика Башлыгының тагын бер указы белән Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфасын үтәү Ирина Головановага йөкләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас