Русия Президенты Владимир Путин Киров өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Соколов белән очрашу барышында видеоэлемтә режимында моношәһәрләрдә халыкның ярлылыгына һәм алкоголь куллануның югары дәрәҗәсенә игътибар итте.
"Келәм астына берни дә яшерергә, яхшыртып күрсәтергә кирәкми", - диде Путин.
Дәүләт башлыгы иң кискен проблемалар белән шөгыльләнергә чакырды.
Путин билгеләп үткәнчә, Киров өлкәсендә мондый 11 торак пункт бар, аларның дүртесендә вәзгыятьне даими контрольдә тотарга кирәк.
Фото: мк.ру