

"Русияне һәм аның мәдәниятен "гамәлдән чыгару" омтылышлары бушка һәм уңышка ирешмәячәк, дип белдерде Президент Владимир Путин "Таврида.Арт" форумында катнашучыларга мөрәҗәгатендә. Видео Кремль сайтында бастырылган.
Путин мондый омтылышларны ахмаклык дип атады, башка карашта булган кешеләр "алар, бәхетсезләр, тарих дәресләрен өйрәнмәгәннәр", дип белдерде.
Форумда катнашучыларны ("Таврида.Арт" үзен яшь талантлар өчен мәйданчык буларак танытты) гаделлек, Ватанга мәхәббәт, үз-үзеңне камилләштерүгә омтылыш һәм кешеләргә ярдәм итү теләге берләштерә, дип белдерде Путин. "Нәкъ менә шушы, милли характердагы сыйфатлар безнең халыкны - җиңелмәс, ә безнең меңьеллык мәдәниятебезне бөек итә", - дип белдерде ул.
Фото: rbc.ru
#ВладимирПутин