

19 августта француз ягы инициативасы буенча Владимир Путинның Франция Республикасы Президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләшүе булган иде.
Җитәкчеләр Украина тирәсендәге хәлнең төрле аспектлары турында фикер алышты. Владимир Путин, аерым алганда, ассызыклаганча, Запорожск атом электр станциясенең территорияләрен Украина хәрбиләренең системалы рәвештә утка тотуы киң территорияләрне радиация йогынтысына китерергә сәләтле масштаблы һәлакәт барлыкка килү куркынычы тудыра.
Фото: kremlin.ru