

Журналистка 20 августта һәлак булды, ФСБ аның үлемендә Украинаны гаепли, Киев моңа катнашын кире кага.
Журналист Дарья Дугина (философ Александр Дугинның кызы) үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде, мондый указны Президент Владимир Путин имзалады. Документ Кремль сайтында бастырылган. "Профессиональ бурычын үтәгәндә күрсәтелгән батырлык һәм фидакарьлек өчен", - диелгән указда.
Путин кызны үтерүне "явыз һәм рәхимсез җинаять" дип атады. Президент сүзләренчә, Дугина "кешеләргә, Ватанга намус белән хезмәт иткән, эш белән Русиянең патриоты булуын исбатлаган".
Фото https://www.rbc.ru/: