+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 август 2022, 17:20

Радий Хәбиров Валерий Фадеев белән очрашты

26 августта Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты киңәшчесе, Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев белән очрашты.

Радий Хәбиров Валерий Фадеев белән очрашты
Радий Хәбиров Валерий Фадеев белән очрашты

Яклар төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре, шулай ук сәяси репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерү буенча дәүләт сәясәте өлкәсендәге эшчәнлекне координацияләү буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Ул 25-26 августта Башкортстанда узды.

Алар Торатау шиханы янындагы ГУЛАГ лагере урынында булды, Уфадагы сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, республика Милли архивының тематик экспозициясен карады.

- Безнең уртак эшебезнең илдә сәламәт патриотик климат булдыруга юнәлтелгән булуы мөһим, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Русиядә дәүләт архивлары ачыла, халык беренче чыганаклардан үзләренең сәяси репрессия елларында зыян күргән туганнары язмышын белә ала. Башкортстанны, бөтен Советлар Союзы кебек үк, бу авыр тарих читләтеп узмады. Без репрессияләнгән якташлар турында истәлекне мәңгеләштерәбез, аларның исемнәрен уку йортларына бирәбез. Уфада кире кайтарылган исемнәр музеен ачарга планлаштырабыз. Аның экспозицияләренең берсе күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовка багышлана. Аның кече ватанында инде музей ачылды. Күп кенә Башкортстан совет республикасы җитәкчеләре, аның хәрби башлыклары, галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләренең исемнәрен кайтару өстендә эшлибез. Иң мөһиме - мондый хәл беркайчан да кабатланмасын.

Валерий Фадеев Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет мөмкинлекләрен төбәк сәясәтенең төп темалары буенча дискуссияләр үткәрү, ил законнарына үзгәрешләр кертү өчен кулланырга тәкъдим итте.

- Кичә без Башкортстандагы коллегаларыбыз белән уртак эшчәнлек перспективалары турында фикер алыштык, - диде Валерий Фадеев. - Безнең бурыч бер - барлык төбәкләрдә кешеләр яхшы яшәсен, эш урыннары булсын, авыллар, шәһәрләр үссен. Сәяси репрессия корбаннарының хәтерен мәңгеләштерүгә килгәндә, җирләү һәм каберләрне карау мәсьәләсе актуаль булып кала. Шулай ук яшь буын беренче чыганаклардан тарихи дөреслекне белсен өчен документлар архивын ачу мөһим.

Башкортстан Башлыгы Уфада кеше хокуклары буенча төбәк советлары җитәкчеләре өчен стратегик сессия уздырырга, уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашырга һәм башка төбәкләрдән хокук яклаучы хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: