"Аэрофлот" җитәкчесе белән очрашуда Президент, дәүләт барлык ташучыларга ярдәм итәргә тырыша, дип билгеләде.
"Аэрофлот"ка субсидияләү программасы кысаларында 50 миллиард сум һәм билетларны кире кайтаруга тагын 15 миллиард сум бүленгән.
Сергей Александровский сүзләренчә, "Аэрофлот" быел пассажирлар ташу күләмен арттырган. Һәм бу илнең көньяк төбәкләрендә аэропортларның вакытлыча ябылуына карамастан. Хәзер самолетлар 111 юнәлеш буенча оча, бу узган елдагыга караганда күбрәк.
Сергей Александровский аерым билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме белән билетларга бәяләрне киметүгә ирешелгән.
Фото: kremlin.ru