Белешмә өчен:
Дәүләтшин Артур Рамил улы 1990 елның 23 гыйнварында Ишембайда туган. Уфа дәүләт авиация техник университетын, Иваново дәүләт энергетика университетларын тәмамлый.
2012-13 елларда-турбина җиһазлары буенча машинист-обходчик, "Яңа Салават ТЭЦ" җәмгыятенең ягулык тапшыру машинисты булып эшли.
2013-16 елларда – «Лукойл-Көнбатыш Себер» җәмгыятендә компрессор җайланмалары машинисты.
2016-18 елларда - шәхси эшкуар.
2018 елда – Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының өлкәне реформалаштыру һәм перспектив үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2018-19 елларда - Башкортстанда Дәүләт хезмәт инспекциясенең хезмәтне саклау буенча дәүләт инспекторы.
2019-20 елларда - Башкортстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының ягулык-энергетика комплексын җайга салу һәм системалы хезмәтләр күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2020-21 елларда – Башкортстан Республикасының торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчесе, Уфаның Көньяк округы буенча лицензия контроле бүлегенең бүлек башлыгы.
2022 елда – Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча рәис вазыйфаларын башкаручының беренче урынбасары.
Фото: Башкортстан Башлыгы