Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, чит илләр эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашты.
- Бүген көн тәртибендә иминлек һәм икътисадка турыдан-туры катнашы булган сорау. Ул болай яңгырый: Русия Федерациясенең дәүләт чиге аша кертү пунктларын төзекләндерү һәм техник җиһазлау өлкәсендә дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында, – диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru