Указ белән билгеләп үтелгән дүрт вәкил арасында Владимир Ильин да бар. Ул - «Почет билгесе» орденлы Бәләбәй сөт комбинаты җәмгыятенең техник директоры. Азык-төлек индустриясе өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул «Русия Федерациясенең атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Владимир Николаевич предприятиедә 20 ел эшли, 2002 елда ул әйдәп баручы инженер-электрик вазыйфасына кереште. 2005 елдан Ильин заводның техник хезмәтен җитәкли.
Владимир Ильин 1956 елның 5 ноябрендә Бәләбәй районының Скобелевка авылында туган.