+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь 2022, 13:40

Путин белән Эрдоган ни хакында сөйләшәчәк?

Русия Президенты Владимир Путин һәм аның төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганның Сәмәркандтагы очрашуында сөйләшүләренең төп темасы Украинадагы хәл булачак. Дәүләт башлыклары фикер алышачак мәсьәләләрне РИА Новости "Hurriyet" гәзитенә сылтама белән китерә.

Путин белән Эрдоган ни хакында сөйләшәчәк?
Путин белән Эрдоган ни хакында сөйләшәчәк?

Басма мәгълүматы буенча, Төркия Президенты Русия лидерына Әнкараның хәрби хәрәкәтләрне һәм утны тотрыклы туктатуга ирешү өчен арадашчы көчләрен куюын дәвам итәчәге турында хәбәр итәргә ниятли. Эрдоган Путинга яңадан аның Төркиядә Украина Президенты Владимир Зеленский белән очрашуын оештырырга тәкъдим итәр дип көтелә.
Төркия башлыгы Украина конфликтын дипломатик хәл итүгә басым ясар дип көтелә.
Моннан тыш, Президентларның очрашу темалары Сириядә мөмкин булган хәрби операция һәм “бөртекле килешүне” гамәлгә ашыру белән бәйле хәл булырга мөмкин. "Hurriyet" билгеләвенчә, Эрдоган Русия товарларының Төркия координацияләве астындагы суднолар коридоры буйлап китүен сораячак.

Фото: Vyacheslav Prokofyev / Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: