+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 сентябрь 2022, 15:50

Путин Си Цзиньпин белән очрашачак

Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин Казахстанга килде.

Путин Си Цзиньпин белән очрашачак
Путин Си Цзиньпин белән очрашачак

Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин Казахстанга дәүләт визиты белән килде. Бу аның 2020 елда covid-19 пандемиясе башланганнан бирле чит илгә беренче сәяхәте, дип яза Кытай мәгълүмат чараларына сылтама белән “Reuters” басмасы.

Си Цзиньпинның Казахстанга визиты аның Урта Азия илләре буенча сәфәрен ача, бу хакта 11 сентябрьдә билгеле булган. Турне кысаларында Кытай Халык Республикасы рәисе шул исәптән Русия Президенты Владимир Путин белән очрашачак. Аларның сөйләшүләре Үзбәкстанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) кырларында узачак. Чара 15-16 сентябрьгә планлаштырылган, анда 15 дәүләт башлыгы катнашачак.

Путин ШОС саммитында Кытай лидеры белән генә түгел, Монголия Президенты Ухнаагийн Хурэлсухом белән дә очрашачак.

 

Фото: ashkadar.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: